Паспорт тапшыру тантанасы

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

25 нче апрельдә “Музей язы-2018” акциясе кысаларында “Мөслим туган як музее”нда  14 яше тулган барлык гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен Мөслим районы иҗтимагый совет җитәкчесе Йосыпов Моряк Шайхрахман улы, Мөслим бүлекчәсе “Бердәм Россия” сәяси партия җитәкчесе Хабирова Сәвия Закирҗан кызы һәм миграция бүлеге җитәкчесе Маракина Роза Иван кызы чыгыш ясадылар.  Музей хезмәткәрләре РФ паспорт системасы турында сөйләделәр. Моряк Шайхрахман улы һәм Роза Иван кызы тапшырган паспортларны балалар зур горурлык хисе белән кабул итеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International