Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

8-12 апрель көннәрендә Казан шәһәренең “УНИКС” концертлар залында эстрада сәнгатенең “СОЗВЕЗДИЕ – ЙОЛДЫЗЛЫК” ачык республика яшьләр фестиваленең супер-финалы уза. Фестивальнең йомгаклау турына Мөслим районыннан күп кенә сәләтле балалар чакыру алган иде. беренче нәтиҗәләр дә билгеле. Мөслим сәнгать мәктәбенең театр сәнгате бүлегендә белем алучы Ралина Шәрипова һәм җыр сәнгате бүлеге сыйныфында шөгыльләнүче Нияз Нургалиев катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр. Укытучылары – Ләйсән Замалова һәим Нияз Нургалиев. Сәнгать мәктәбенең “АССА” бию коллективы 13 апрельдә узачак гала-концертка чакыру алды. Коллектив җитәкчесе – Индира Тимкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International