“Мөслим туган як музее” фонды 1950-1960 елларда эшләнгән фуганка, долото, струг кебек җиһазлар белән тулыланды. Экспонатларны Мөслим авылында гомер итүче Юнусов Ильфат Нуриәхмәт улы тапшырды. Бирелгән экспонатлар аның әтисе тарафыннан ясалган.