Бөтенрәсәй “Сәламәт бул!” акциясе кысаларында 10нчы апрель көнне Яңа Усы төп гомуми белем биру мәктәбендә сәламәтлекне саклауга багышланган эчтәлекле һәм матур чаралар оештырылды. 5-9 нчы сыйныфлар өчен “Сәламәт яшәү рәвеше – тормышның зур бер өлеше” дип аталган тематик дәрес, 1-4 нче сыйныфлар өчен “Сәламәт Мин – сәламәт Рәсәй” рәсем һәм проект бәйгеләре уздырылды.