Хезмәт турындагы законны бозу очраклары хакында хәзер «Халык контроле» электрон порталына язып хәбәр итәргә була. Системада «Серый рынок труда» дип аталган юнәлеш эшли башлады. Андагы хәбәрләрне ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы контрольдә тота. Рәсми булмаган рәвештә эшкә алу, «соры хезмәт хакы» түләү, эш вакытында куркынычсызлык таләпләренең үтәлмәве турында әлеге сайтка язып җибәрә ала. Шулай ук 8(843)557-21-13 номерлы “Кайнар линия” телефоны аша Министрлыкка шалтыратып хәбәр итү мөмкин.