Яр Чаллы педагогия университеты үткәргән регионара “ Заманча матди һәм мәгълумати технологияләр” дигән иҗади проектлар конкурсында “Конструкцияләүдә иң оригиналь эш” номинациясе буенча җинүче дипломына Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Алинә Сабирова, Аида Гарипова лаек булдылар (җитәкчеләре технология укытучысы М.З.Нәгыймова). “Социаль технологияләр” номинациясендә исә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен булан Т.Табын интернат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Адилә Насыйбуллина 1 нче урынны яулады (җитәкчесе Р.М.Әхмәтҗанова).