"Халык уен кораллары" номинациясендә баянда уйнаучы Айнур Госманов 3 дәрәҗә лауреат (укытучысы – Азия Заһидуллина), домрада уйнаучы Александра Бабанова 2 дәрәҗә лауреат (укытучысы – Дилбәр Салихҗанова), балалайкада уйнаучы Максим Игнатьев 2 дәрәҗә лауреат (укытучысы – Рәйсә Харисова), баянда уйнаучы Мансур Закиров 1 дәрәҗә лауреат (укытучысы – Азия Заһидуллина) исеменә лаек булдылар. Жюри әгъзалары призлы урын яулаган укучыларның укытучыларын Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләде. Барлык укытучылар һәм концертмейстерлар Розалия Хәбибуллина, Алеся Латыйпова мастер-класста катнаштып, сертификатка ия булды.