Районкүләм сыерчык оялары ясау конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Жюри әлеге сыерчык ояларына урын билгеләгәндә , аларның дөрес ясалышына, экологик яктан зыянлы булмаган материаллар кулланылуына, матурлыгына игътибар иттеләр һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килделәр:
1 – 4 класслар арасында I урынны Түбән Табын төп белем бирү мәктәбе укучысы Бакиев Айрат, II урынны Мөслим урта белем бирү мәктәбе укучысы - Сибишев Ислам һәм III урынны Мөслим гимназиясыннан Марданова Камилә яулады. 5-11 класслар арасыннан I урынга Баланлы төп белем бирү мәктәбе укучысы Кашифразова Алина, II урынга Мөслим лицееннан Петров Эдуард һәм III урынга Баек төп белем бирү мәктәбе укучысы Хайруллин Алмаз лаек булды.
Шулай ук “Иң оригиналь сыерчык оясы” номинациясендә дә җиңүчеләр билгеләнде: Исанов вадим (Мари-Буләр төп белем бирү мәктәбе), Хамадишин Гаяз (Баек төп белем бирү мәктәбе), Калимуллин Айнур (Кубәк урта белем бирү мәктәбе),Зигангиров Инсаф (Түбән Табын интернат мәктәбе), Саргсян Никита (Русс Шуган төп белем бирү мәктәбе), Назиров Ильдар (Тат.Шуран төп белем бирү мәктәбе).
Җиңүчеләрне тәбриклибез һәм уңышлар телибез!