Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
Инде хәбәр иткәнебезчә, Мөслим сәнгать мәктәбенең “Энҗе бөртекләре” бию ансамбле Яр Чаллы шәһәрендә узган “В вихре танца” республикакүләм фестиваль-конкурсында катнашты. Шушы көннәрдә бәйгене оештыручылар беренче тур нәтиҗәләрен хәбәр итте. Энҗе Ибраһимова җитәкчелегендәге “Энҗе бөртекләре” бию ансамбле “Ах, вы сени, мои сени” биюе белән конкурсның икенче турына узды. 22 апрель көнне ансамбль халык биюе номинациясе буенча янәдән йомгаклау зур сәхнәдә чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International