Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе Бөтендөнья балалар китабы көне уңаеннан, "Куянкай" балалар бакчасында "Китап-иң яхшы дус" исемле тәрбия сәгате үткәрде. Балаларны "Ел китабы" бәйгесендә 1-3 урын алган китаплар белән таныштырды. Тәрбия сәгатенең максаты - балаларда китапка кызыксыну уяту, сак караш тәрбияләү.