4 апрель көнне Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында янгын чыккан очракта балаларны, хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча планнан тыш чара узды. Сәгать 10.00 да янгын чыгу сигналы бирелде һәм төркемнәрдән балаларны эвакуацияләү эше башланды. Балалар персонал ярдәмендә оператив рәвештә киендерелеп урамга чыгарылды. Тәрбиячеләр тарафыннан балаларның саны барланды һәм балалар бакчасы территориясеннән район мәдәният йорты каршына төркемнәр озатылды. Колонна тиешле урынга барып җитү белән балалар саны кабат барланды.