Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә Халыкара кошлар көне уңаеннан, “Кошларым, кошкайларым” дигән экологик викторина үткәрделәр. Иң элек укучылар белән кошлар турында әңгәмә корылды, кошларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмияте аңлатылды, презентация күрсәтелде. Соңыннан ике командага бүленеп викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Укучыларда туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләнде, экологик тәрбия бирелде.