31 март көнне Казан шәһәрендә үткән I республика күләм әтиләр слетында 37 районнан килгән 200 катнашучы арасында безнең районнан да вәкилләр бар иде. Аларга төрле мастер-класслар, концерт программасы тәкъдим ителде. Үз ишләре белән аралашу , фикер уртаклашу аларга киләчәктә олы хезмәтләрендә ярдәмлек булыр дип уйлыйбыз. Опека һәм попечительлек бүлегенең чираттагы җыелышында алар үз фикерләрен һәм очрашудан алган кичерешләрен районыбыз әтиләренә дә җиткерәчәк.