Мәллә-Тамак авылы китапханәсендә Әхмәт Фәйзинең тууына 115 ел тулу уңаеннан, иҗаты буенча телдән журнал үтте. Китапханәче язучының "Шигърият", "Юмор-сатира", "Драматургия", "Тәрҗемәче" кебек иҗат периодлары белән таныштырды. "Флейталар" поэмасыннан өзек укылды, спектакльдан өзекләр күрсәтелде. Кунакларга, аеруча, "Җәлил" либреттосыннан Җәлил ариясы ошады. "Тукай" романына аеруча игътибар бирелде.