Мөслим сәнгать мәктәбе гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында "Җырлы-моңлы балачак" дип исемләнгән бәйге үткәрде."Голос" проекты формасында оештырылган әлеге конкурста сәнгать мәктәбенең җыр бүлеге укытучылары уңышлы чыгыш ясаган сәләтле балаларны сайлап алды.Иске Карамалы авылы "Кояшкай" балалар бакчасыннан ике бала бәйгедә катнашты. Бер бала икенче турга узды. Алар бүген сәнгать мәктәбенең җыр бүлегендә шөгыльләнә.