Баланны авылы китапханәсендә 12 марттан 31 мартка кадәр "Язгы игелеклелек атнасы" акциясы старт алды. Шул уңайдан китапханәдә "Китап докторы" дип исемләнгән кичә үтте. "Китап докторлары" тузган китапларны ябыштырып, "дәваладылар". Бу эш укучыларга бик ошады, алар алга таба да килеп ярдәм итәргә теләк белдерделәр.