“Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалы”

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Көннән – көн машиналар саны арту, кагыйдәләрне, юл билгеләрен  дөрес үтәмәү  очраклары  ешаю фаҗигагә китерә һәм көн кадагында торучы иң  актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора.  Шушы максаттан чыгып балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларга кече яшьтән юл йөрү билгеләрен, кагыйдәләрен өйрәтү эше алып барыла.  Мәктәп һәм  балалар бакчалары базасында  14 нче март көнне КВН үтте.  Чарага “Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман һәм Мөслим районнары филиалы”ннан Ситдикова Алсу Разиновна килде. Балалар юл билгеләре, кагыйдәләре турындагы белемнәренең ныклы булуын, үзләрен юлда дөрес тотуларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International