Бүген музейда “Бөтендөнья сулыклар көне” уңаеннан, Г.Тукай исемендәге мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч чара үтте. Биологик чистарту корылмалары оешмасыннан килгән лаборант Миләүшә Загирова үзенең профессиясе серләренә төшендерде. Укучылар сулыклар турында кызыклы видеофильм карадылар.