Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 14 марты, чәршәмбе
Узган атнада сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Розалия Хәбибуллина ачык дәрес күрсәтте. 6 сыйныф укучысы Регина Вәлиева белән ул вак техника өстендә эшләү алымнарын күрсәтте. Этюд кебек вак техникага нигезләнгән әсәрләр фортепиано бүлеге укучыларының репертуарында еш яңгырый. Укыту программасы нигезендә әлеге төр әсәрләр уйнау тизлеген арттыру өчен кулланыла. Ачык дәрес вакытында нәкъ менә шул этюдлар мисалында бармакларны тиз эшләтергә, тигез һәм төгәл уйнарга өйрәнү турында сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International