Азнакай районы балалар бакчалары мөдирләре,педагоглары Мөслим авылы "Миләшкәй" балалар бакчасында кунакта булдылар.Алар балалар бакчасында тормышка ашырылучы проектлар,база балалар бакчалары белән бердәм эшчәнлек белән таныштылар.Кунаклар педагогларның балаларга милли тәрбия бирү эшендә,математика эшчәнлегендә куллану өчен ясаган лэпбукларын , дидактик уеннарын аеруча ошаттылар.