"Брейн- ринг" интеллектуал уенының суперфиналы

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Бүген мәктәпләр арасында "Брейн - ринг" интеллектуаль уенының суперфинал ярышлары узды. Быелгы уеннар Татарстанда Лев Толстой ел уңаена, ТАССРның 100 еллыгына, Мослим районы һәм Татарстан Республикасы тарихына багышланган иде. Кызу көрәш барышында Тат. Бүләр урта белем бирү мәктәбенең“Шундыйлар” укучылар җыелма командасы чемпион калды, уенның вице-чемпионы булып Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Ритм” командасы калды. Укучылар уенда үзләренең яхшы, әзерлекле икәнен дәлилләделәр. Призер команда Мәктәптән тыш эшләр үзәге әзерләгән призга һәм грамотага лаек булды. Чемпион команда күчмә кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International