Бүген, 12 мартта Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Ветераннар советының һәм иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Әфраим улы катнашты. Шулай ук җыелышта район Башлыгы Рамил Муллин, Ветераннар советы рәисе И.Х.Низамов, иҗтимагый совет рәисе Йосыпов М.Ш., район Советы һәм Башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, оешма предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, ветераннар советының һәм иҗтимагый советның беренчел оешмаларының рәисләре, мәктәп директорлары, авыл мәдәният йортлары һәм клубларының мөдирләре, китапханәчеләр.