Марат Исмәгыйлев истәлегенә багышланган районара волейбол турниры үтте

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

8 март көнне Михайловка мәктәбе базасында Марат Исмәгыйлев истәлегенә багышланган районара волейбол турниры үтте. Уенда 10 команда көч сынашты.

1 урынны Әлмәт шәһәренең “Селфи” командасы яулады, 2 урында Сарманның җыелма командасы, 3 урында Яр Чаллы шәһәренең “Титан” командасы, ә 4 урында Мөслимнең “Юность” командасы. Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Марат абыйның балалары әзерләгән кыйммәтле пакетлар белән бүләкләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International