Татарстан Республикасы дәүләт телләре буенча район комиссиясе утырышы

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Бүген, 5 мартта район актлар залында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча район комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе Азат Әхмәтҗанов алып барды. Ул башкарган эшләргә кыскача анализ биреп, ирешелгән матур эш нәтиҗәләрен дә билгеләп китте.

Утырышта шулай ук көн тәртибе буенча түбәндәгеләр чыгыш ясады:

  1. “Район мәгариф учреждениеләрендәтелләр турындагы законның үтәлеше турында”. Шәймарданова Нурания Әзгәм кызы – милли мәсьәләләр буенча район мәгариф идарәсе методисты.
  2. “Мәдәният учреждениеләрендә телләр турындагы законның үтәлеше һәм “Туган тел көне”н үткәрүгә багышланган чаралар планы турында”. Салихҗанов Ирек Фаяз улы – мәдәният бүлеге җитәкчесе.
  3. “Район сәүдә нокталарында элмә такталарының икетеллелек законына туры килүе турында”. Шамгунов Ильдус Вахит улы – территориаль үсеш бүлегенең баш белгече
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International