Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 5 марты, дүшәмбе
Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мөслим сәнгать мәктәбе әти-әниләр өчен мастер-класслар оештыра башлады. Агымдагы атнада рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Рәмзия Батырова әниләр өчен фоамираннан орхидея чәчәген ясарга өйрәтте. Беренче чиратта, әниләр балаларның уку шартлары белән танышты, укытучыларга үзләрен борчыган сорауларын бирде. Икенчедән, бала белән ана мөнәсәбәтләре әлеге дәрестә тагын бер кат ныгытылып, бергәләп иҗат итү тәртибе булдырылды. Чара һәркем өчен дә файдалы һәм кызыклы булды. Әниләребез фоамираннан ясаган гөлләр чын орхидеядан берни белән дә аерылмый иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International