XXVIII кышкы спартакиаданың суперфинал ярышы узды

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

3нче март көнне Мөслимнең универсаль спорт залында Спартакиаданың суперфинал ярышы узды.Район оешма, предприятие, авыл җирлекләре спорт командаларын, хезмәт коллективларын айлар буе 28 кышкы спартакиада берләштерде,бер сулышта яшәтте. Бәйрәм төсен алган , җиңү өчен киеренке ярышлар белән үткән бу көннәр һәркемнең күңел түрендә якты хәтирә булып калыр.Бүгенге көн ярышларның пигы - суперфинал ярышлары белән үтте.Командалар җиңү өчен бөтен көчләрен куеп, осталыкларын җигеп уйнадылар. Җан атарлар да үз командаларына супер активлыклары белән көн буена көч бирделәр, чын мәгьнәсендә җан аттылар.Командалар арасында урыннар 1дән 4 кә кадәр бирелүе дә табигый, һәр урын берәр генә шул. Шунысы куанычлы: һәр команда көчле, аерма шунда, уен төрләре төрле, һәр кайсында да 1 урынны алу мөмкин түгел.Иң мөһиме оешканлык, осталык, дуслык, бер - береңә хөрмәт күрсәтү булды. Иң оста уенчылар булып (үз спорт төрләрендә) түбәндәге кешеләр табылды:

Баскетбол:

1 – Ринал Шәйхулов (Метрәй);

2 – Айдар Җиһангиров(Метрәй);

3 – Заһир Шәрифуллин(Метрәй).

Волейбол:

1 – Алия Авзалова (Метрәй);

2 – Гәрәев Алмаз (МәлләТамак).

Бадминтон:

1 – Фәридә Гыйзетдинова (МВД);

2 – Ильдар Тахауов (МВД).

Мини футбол:

1 – Вячеслав Ильясов (МВД);

2 – Глюс Шәехов (МВД).

Шахмат:

1 – Марат Салахов (Мәллә Тамак).

 Иң яхшы җитәкче булып Бәдретдинов Наил (МВД) табылды.  

Иң актив җанатар – Гиззатов Гелюс (Мәллә Тамак).

Спорт комплексындагы бүгенге атмосфера шулай булды, бердәмлек мисалларын күреп, күңелдә шуларны кичерүдән туган шатлык, куаныч, теләктәшлек хисләреннән көн буена күзләрдән күз яшьләре кипмәде. Командаларга, оештыручыларга,судьяларга, спартакиаданы үткәрүгә көчен куйган һәркемгә, җанатарларга рәхмәт. Алдагы елларда да шулай матур очрашулар насыйп булсын.  Урыннарга килгәндә нәтиҗәләр түбәндәгечә:

1урынны - Метрәй авыл җирлеге командасы;

2 урынны - Мөслимнең район эчке эшләр бүлеге;

3 урынны – Мөслимнең гимназиясе һәм "Нептун" йөзү бассейны командалары яулады;

4 урынны - Мәллә Тамак авыл җирлеге командасы калды.

 


Ихластан котлыйбыз, алдагы ярышларда да, елларда да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International