Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында "Балалар бакчасында сәләтле балалар" темасына методик берләшмә утырышы үтте. Утырышта гимназиядан Иске Карамалы "Кояшкай", Яңа Карамалы "Каенкай", Олы Чакмак "Умырзая", Симәк "Ромашка", Ташлыяр "Ләйсән" балалар бакчалары, гимназиядан мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Шарифуллин А.Р. да катнашты.Методик берләшмә утырышының максаты:тәрбиячеләрне сәләтле балалар белән эшләргә һөнәри әзерләү.Тәрбиячеләр үз тәҗрибәләреннән чыгып "Сәләтле балалар белән эшләү" темасына чыгыш ясадылар, Хатипова Г.М. "Балалар бакчасында сәләтле балалар" исемле эшлекле уен оештырды. Латипова А.Ф. балаларның сәләтлелек төрләре һәм алары ачыклау формалары турында сөйләде.