Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә рәсем, музыка сәнгате укытучыларының “Музыка һәм рәсем сәнгате дәресләрендә укучыларның иҗади активлыгын үстерү” дигән темага район семинары узды. Мәктәптә әлеге фәннәрне укытучы Г.Ә.Вәлиева 5 нче сыйныфта “Граттаж” техникасында эш” темасына ачык дәрес күрсәтте, Р.Х.Гаттарова (Баек), Г.М.Бәдретдинова (Әмәкәй) мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Семинар исә мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән ачык чара белән тәмамланды.