Балалар үзәк китапханәсе балалар шагыйре Мөҗәхит Әхмәтҗановның "Тапкырлар тапмый калмас" исемле яңа китабы буенча гимназиянең 3 сыйныф укучылары өчен викторина үткәрде. Очрашуда Мөҗәхит абый үзе катнашты, чара З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортының "Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Мөслимлеләр" музеенда узды.