Югары Табын авылы китапханәсендә "Беренче татар кинофильмы" дигән сәнгать сәгате үтте. Быел "Татаркино" оешмасының 90 еллыгы. "Булат батыр" - киностудиядә төшерелгән тулы метражлы иң беренче нәфис фильм. Ул Пугачев чоры вакыйгаларына багышланган. Сәнгать сәгатендә кинофильмның кычкача эчтәлеге турында мәгълүмат бирелде. Заманча кино төшерү алымнары, компьютердагы киностудия программасы да укучыларда зур кызыксыну уятты.