Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларыбыз безне уңышлары белән сөендереп тора.

“Йолдызлык” республика күләм конкурсында катнашып, Холбутаева Наилә һәм Диләрә, Тагирова Милена, Яруллин Тимур, Цыпленков Дмитрий, Шарифуллина Алсу, Шмагина Дарина җыр, бию һәм нәфис сүз номинацияләрендә дипломга лаек булдылар.

Шулай ук зона турларында уңышка ирешкән балаларыбыз да, җирлекләрдә үткән чараларның матур бизәге булганнары да шактый.

Балаларыбыз мәдәнияттә генә түгел, спортта да үрләр яулый. Тат. Бүләр авылыннан Шмагина Дарина ату буенча беренче урын алды.

Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International