Кичә, 24 февральдә Мөслимдә авыл җирлекләре арасында узучы XXVIII кышкы Спартакиада кысаларында финал ярышлары үтте.
Нәтиҗәләр тубәндәгечә:
I урын- Метрәй авыл җирлеге командасы;
II урын- Мәллә Тамак авыл җирлеге командасы;
III урын- Яңа Усы авыл җирлеге командасы;
IV урын- Михайловка авыл җирлеге командасы.
Нәтиҗәдә, Метрәй һәм Мәллә Тамак авыл җирлекләре командалары 3 нче март көнне узачак XXVIII кышкы спартакиаданың суперфиналында район чемпионы титулы өчен көрәшәчәкләр. 26нчы февраль көнне “Мизгел” яшьләр узәгендә җирәбә салу булачак.