Оешма-предприятияләр арасында XXVIII кышкы спартакиада ярышларын йөзү һәм канат тарту дәвам итә

2018 елның 25 феврале, якшәмбе

Бүген, 25 февральдә Мөслимдә Спартакиада кысаларында йөзү һәм канат тарту ярышлары үтте.

Йөзү  буенча урыннар тубәндәгечә:

I урын- Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны;

II урын- Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы;

III урын- берләштерелгән команада газ. участогы, "Миләшкәй" балалар бакчасы һәм Россельхозбанк.

Канат тарту  буенча урыннар тубәндәгечә:

I урын- Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны;

II урын- Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы;

III урын- районның Совет һәм Башкарма комитеты командасы.

 Гомуми нәтиҗәләр буенча финалга 4 команда чыкты:

I урын- Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы;

II урын- Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны;

III урын- районның Совет һәм Башкарма комитеты командасы;

IV урын- берләштерелгән команда  Мөслим Лицее һәм  Г. Тукай исемендәге мәктәп.

Нәтиҗәдә, Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы  һәм Мөслим гимназиясе,  "Нептун" бассейны командалары 3 нче март көнне узачак XXVIII кышкы спартакиаданың суперфиналында район чемпионы титулы өчен көрәшәчәкләр.  26нчы февраль көнне “Мизгел” яшьләр узәгендә җирәбә салу булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International