Мөслим лицее укучылары катнашында "Әдәбиятта һәм сәнгатьтә мөслимлеләр" музеенда "Журфикс" циклыннан Халыкара туган тел көненә багышланган чираттагы очрашу булды. Очрашу кунагы балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов үзенең төрле уен коралларында уйнау осталыгын күрсәтте, шигырьләрен укыды, яңа “Тапкырлар тапмый калмас” китабы белән таныштырды. 3 нче сыйныф укучылар туган тел, туган ил турында шигырьләр сөйләделәр.