Туган тел көне.

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

“Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” музеенда “Туган тел көне” нә багышланган кичә үтте. Бәйрәмдә Мөслим лицееның 3а,б класс укучылары балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашты. Мөҗәһит Әхмәтҗанов укучыларга үзенең шигырьләрен укыды, уен коралларында уйнап күрсәтте. Кичә балаларның әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International