Әдәби кичә.

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Яңа Усы авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан, “Җырдай моңлы татар теле” исемле әдәби кичә үтте. Китапханәче китап күргәзмәсе оештырды һәм күзәтү ясады, презентация күрсәтте. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Укучылар татар, рус телендә шигырьләр укып туган телебезгә карата булган хөрмәтләрен күрсәттеләр. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, сынамышлар әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International