Мөслим авылы "Карлыгач" балалар бакчасында "Май чабу" иртәсе узды. Тәрбиячеләр балаларны бәйрәмнең тарихы, гореф - гадәтләре белән таныштырдылар. Төрле уеннар уйналды, балалар күңел ачтылар. Бәйрәмнең иң тәмле күчтәнәче - әлбәттә коймак иде.