Халык җыеннары

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Бүген, 19 февраль көнне М.Тамак, Т.Табын авылларында  район Башлыгы һәм район җитәкчелеге катнашында халык белән очрашулар  узды. Бу җыеннарда еллык эшчәнлеккә хисап тотылды, 2018 елга бурычлар билгеләнде.Халык очрашуларының җитәкчелек катнашында үтүе, кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирүе матур традициягә әйләнде. Бу халыкка район үзәгенә барып йөрмичә генә үзенә кирәкле консультацияне алырга, борчыган сорауларына җавап табарга ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International