XXVIII кышкы спартакиада кысаларында армспорт һəм мини футбол ярышлары узды.

2018 елның 18 феврале, якшәмбе

 

Буген Мөслимдэ оешма-предприятиялэр арасында узучы XXVIII кышкы спартакиада кысаларында армспорт һəм мини футбол ярышлары узды.

Мини футбол буенча урыннар тубәндәгечә:

1 урын –Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны;

2 урын – Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы;

3 урын –берләштерелгән командасы  Мөслим Лицее һәм  Г. Тукай исемендәге мәктәп.

Хатын-кызлар арасында армспорт буенча урыннар тубәндәгечә:

1 урын – Совет һәм башкарма комитет командасы;

2 урын – берләштерелгән команда З. Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты, район соц. яклау булеге, ЦЗН, ЦСОН "Маяк" һәм аграр көллият;

3 урын –берләштерелгән командасы  газ. участок һәм "Миләшкәй" балалар бакчасы;

Ир-атлар арасында армспорт буенча урыннар тубәндәгечә:

1 урын –Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны;

2 урын – берләштерелгән МУП "ХО" командасы;

3 урын –берләштерелгән командасы  Мөслим Лицее һәм  Г. Тукай исемендәге мәктәп

Алга таба да уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International