Мәллә-Тамак авылы китапханәсендә "Куянкай" балалар бакчасы коллективы катнашында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Көрәшкә бирелгән тормыш" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә барышында шагыйрьнең шигырьләре укылды, җырлары тыңланды.