Югары Табын авылы китапханәчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышлап, "Шигырьдә - рәссам, рәсемдә - шагыйрь" дип исемләнгән телдән журнал уздырды. Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, халыкара "Филантроп" премиясе лауреатының тормыш юлы һәм иҗаты укучыларда зур кызыксыну уятты. Сәламәтлеге чикле булган шагыйрь яшьләрне уйландырырлык әсәрләр иҗат иткән.