Акция - "Зур бүләк".

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

14 нче февраль - Халыкара китап бүләк итү көне. Шул уңайдан Югары Табын авылы китапханәчесе “Зур бүләк” акциясе игълан итте. Бу акция зурларны да, кечкенәләрне җәлеп итте. Һәркемнең өендә укылган һәм башкаларга да кызыклы булырлык шәхси китаплары бар. Китап укучылар аларны иптәшләренә, укытучыларга, балалар бакчасына, мәктәп, авыл китапханәсенә бүләк иттеләр. Иң күп китапны 3 нче сыйныф укучылары Айрат һәм Гөлназ алып килделәр. Бәйрәм иртәсе бик җанлы һәм күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International