Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе өчен 13 февраль вакыйгаларга бай көн булды. Бүген рәсем сәнгате бүлегендә дә ачык дәрес узды. Тәҗрибәле укытучыбыз Илшат Ибрагимов скульптура фәне буенча “Балчыктан сыбызгылар ясау” темасына ачык дәрес күрсәтте. Иң элек, укучылар кызыл валчыктан ясалган уенчыклар белән, сыбызгыларның төрләре белән танышты. Соңыннан укучылар үз куллары белән кызыл валчыктан халык авыз иҗатының бер төре булган сыбызгыны ясап карадылар. Ачык дәрестә катнашучы рәсем сәнгате бүлеге укучылары да үзләрен бу өлкәдә сынап карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International