Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 13 феврале, сишәмбе
Инде хәбәр иткәнебезчә, Мөслим сәнгать мәктәбенең ВКонтакте социаль челтәрендә “Мөслим сәнгать мәктәбе” дип исемләнгән үз төркеме (https://vk.com/public155346930) һәм инстаграмда “muslumovodhi” исеме астында үз аккаунты бар. Алар ярдәмендә без мөслимлеләрне мәктәптә булган яңалыклар, конкурс-бәйге җиңүләре белән таныштырабыз. Ярты ел эчендә безнең яңалыкларга 1000гә якын мөслимле язылды! Бүген сәнгать мәктәбе интернет челтәрендә яңа проект ачып җибәрде. Ул “Музыкаль календарь” дип атала. Проектның төп максаты – сәнгать мәктәбе укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм, гомумән, социаль челтәр кулланучыларын танылган сәнгать ияләре, композиторлар белән таныштыру. Легендар шәхесләр турында мәгълүмат аларның туган көннәрендә чыгып барачак. Бүген 13 февраль көнне, мәсәлән, Россиянең танылган опера җырчысы Федор Шаляпинның туган көне. Әлеге датага бәйле сәнгать мәктәбендә укучылар катнашында әңгәмә дә оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International