Әлмәт шәһәрендә Татарстан шәхси беренчелегенә бадминтон буенча ярышлар узды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

11нче февраль көнне Әлмәт шәһәрендә Татарстан шәхси беренчелегенә көньяк-көнчыгыш лигасы бадминтон буенча ярышлар узды. Бәйгедә республиканың 9 районыннан 110 спортчы катнашты. Мөслимнән бу ярышка спорт мәктәбендә шөгыльләнүче  бадминтончылар барды.

 2000-2003 елгы егетләр арасында Ханов Рүзәл беренче урынны яулады; Шәрәфетдинов Булат икенче урында. Кызлар арсында Ахатова Инзилә өченче урында.

2004-2007 елгы егетләр арасында Шайхуллин Нурислам беренче урынны яулады; Фархутдинов Ислам икенче урынны. Кызлар арасында Шайхулуллина Алия өченче урынны алды.

2008елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Ханов Ринас, ә кызлар арасында Хабибуллина Фатыйма беренче урынны яуладылар. 

Тренерлары – Инсаф Ханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International