Әдәби-музыкаль кичә.

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Югары Табын авылы китапханәчесе, Түбән Табын мәктәбе белән берлектә, "Мин җырларга килдем бу җиргә..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырды. Кичә Тугаш кызы Эльза Хисамиеваның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Эльза иҗатка, сәнгатькә гашыйк. Шигырьләре ихлас, самими. Тамашачыларның сораулары да шактый иде талантлы кызга. Җылы, эчкерсез очрашу һәммә кешенең дә күңелендә матур, якты тойгылар уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International