Әдәби-тематик кичә - "Язмышны җиңгән әдип".

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Язмышны җиңгән әдип" исемле әдәби-тематик кичә үтте. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады, шигырьләрен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International