Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе
8 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәт шәһәрендә узган яшь музкантларның Фәрид Яруллин исемендәге ачык республика конкурсында катнашты. Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан килгән 100гә якын укучы арасыннан безнекеләр призлы урыннар яулады. Домра сыйныфында белем алучы Алесандра Бабанова – 1 дәрәҗә лауреат, Розанна Зиганшина һәм балалайка сыйныфында белем алучы Максим Игнатьев дипломант исемен яуадылар. Аларның укытучылары – Дилбәр Салихҗанова һәм Рәйсә Харисова. Халык уен кораллары бүлегенең Азия Заһидуллина һәм Радик Газизов сыйныфында белем алучы баянчы егетләребез Айнур Госманов һәм Рөстәм Шәяхмәтов катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International