7 февраль - ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан Яңа Усы авылы китапханәчесе “Тургай” балалар бакчасы нәниләре белән «Ак барслы герб» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләде, канатлы барс турында легенда укыды.