3-4 февраль көннәрендә Алабуга шәһәрендә “Татарстан Республикасы кубогы”на бадминтон буенча ярышларның беренче этабы узды. Татарстан Р еспубликасының шәхси кубогы ике яшь төркемендә, шулай ук шәхси, парлы һәм катнаш разрядларда узды. Бәйгедә республиканың төрле почмакларыннан 400дән артык спортчы катнашты. Мөслимнән бу ярышка спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 10 бадминтончы барды. Ярыш нәтиҗәләрен 80нән артык хөкемдар чыгарды. Ир-атлар арасындагы парлы разрядта Айнур Җәлилов Алексеевск районы вәкиле Вафин Денис белән берлектә беренче урынны яулады. Рүзәл Ханов ялгыз разрядта 3нче урынга лаек булды. Егетләрнең тренеры – Инсаф Ханов.